Song of Solomon 6
Иерусалим кызлары 1Гүзәлләрдән дә гүзәлкәй,кая китеп югалды синең сөйгән ярың?
Кай тарафларга карап китте ул?
Синең белән бергә эзләп карыйк без аны.
Мәгъшука 2Минем мәгъшукым үзенең баг-бостанына китте,
хуш исле гөл-чәчәкләр арасында хозурланырга,
шунда лаләләр җыярга китте ул.
3Минеке генә ул минем сөйгәнем,
мин дә аныкы гына.
Ул үзенең баг-бостанында хозурланып, лаләләр җыеп йөри.
Җиденче җыр
Мәгъшук 4Тирса каласы кебек гүзәлсең син, минем мәгъшукам!Иерусалим кебек нәзакәтле, сөйкемлесең,
байраклар җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәтлесең.
5Алай текәлеп карама миңа,
күз карашың утка сала мине.
Чәчкәйләрең синең Гилыгад тауларыннан
төшеп килүче кәҗә көтүен хәтерләтә;
6тешкәйләрең судан чыгып килүче,
йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә:
һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти,
бәтисезләре юктыр куйларның.
7Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай,
челтәр аша алсуланып балкып торалар.
8Патша сараенда алтмыш мәликә, сиксән җария
вә исәпсез-хисапсыз кыз-кыркын булсын,
9тик минем күгәрченем, аппагым – бердәнбер!
Ул – әнисенең дә бердәнбере,
әнисенең дә сөекле кызы.
Яшь кызлар, мәликәләр һәм җарияләр аны күрделәр дә –
барысы да мактау яудырды,
10«Кем соң ул шулай ал таң кебек саф һәм чиста,
айдай гүзәл, кояштай якты йөзле,
байракларын җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәт сынлы?» – диде.
Мәгъшука 11Үзәнлектәге яшеллекләрне күрергә дип,
мин чикләвек бакчасына кердем:
йөземнәр өлгермәдеме, анарлар чәчәк атмадымы икән?
12Белмим, ничекләр итеп мин
халкымның шөһрәтле заты йөргән арба янына килеп чыкканмын!
Copyright information for
TatIBT15