‏ Song of Solomon 7

Сигезенче җыр

Күмәк җыр 1Борылып карачы, борылып кара, Шулам кызы,
борылып карачы, борылып кара – күрикче бер, күрик үзеңне!
Мәгъшук Нигә әле сез Шулам кызына
ике рәткә тезелгән биючеләр арасында
…ике рәткә тезелгән биючеләр арасында… – Яһүд телендәге текстта бу урын бик үк анык түгел.

бөтерелгән кызга караган кебек карарга тиеш?!

2О, сандал кигән аякларың
нинди төз һәм матур синең, шөһрәтле гүзәлкәй!
Боткайларың синең осталардан да оста сынчы койгандай сылудыр.
3Кендегең – хуш исле шәраб һәрчак мөлдерәмә тулып торган касәдер,
корсак-эчкәйләрең лаләләр белән бизәлгән бодай көлтәсе кебек матурдыр.
4Ике күкрәгең ике җәйран бәтие кебектер,
игезәк болан бәтие кебек.
5Муенкаең – фил сөягеннән уеп ясалган манарадай зифадыр.
Күзкәйләрең Бәйт-Раббим капкалары каршындагы
Хишбун күлләре кебектер.
Борынкаең Дәмәшкъкә каратып салынган
Ливан манарасы кебектер.
6Башың синең Кәрмил тавы кебек мәгърурдыр,
бөдрә чәчләрең, патшаны да әсир итәрдәй булып,
кичке шәфәкъ нурларына коенадыр.
7Нинди ягымлы һәм мөлаем син,
сөйкемле син, минем гүзәлкәем!
8Хөрмә агачы кебек зифа-төздер синең сының,
күкрәкләрең хөрмә җимеше кебек тулышкандыр.
9Уйладым мин: «Менәрмен, – дидем, – хөрмә агачына,
тотынырмын, – дидем, – җимеш тәлгәшенә;
йөзем тәлгәшләре кебек тулышып торсын күкрәкләрең,
алма исе килеп торсын сулышыңнан».
10Телләреңнән татлы шәраб тама синең.
Мәгъшука Ул шундый шәраб ки,
иреннәремне һәм тешләремне дымландырып,
сөйгәнемнең авызына талгын гына агып тора.
11Барлык вөҗүдем
Вөҗүд – күңел, рух; барлык.
белән сөйгәнемнеке мин,
аның да теләгәне мин генә.
12Кил дә, мәгъшукым, бергә сәхрәләргә чыгыйк,
авыл-карьяләрдә төннәр куныйк.
13Иртәләрен йөзем бакчасында йөрербез:
йөзем агачлары яфрак ярмадымы икән,
бөреләре ачылмадымы икән,
анарлар чәчәк атмадымы икән?
Шунда мин сиңа иркә-назларымны бүләк итәрмен.
14Адәмут
Адәмут – тамыры кеше гәүдәсен хәтерләткән һәм күзәнәкләрендә наркотик матдәләр булган күпьеллык үлән төре; русчасы: мандрагора.
инде хуш исләр таратты,
ишек төбебез иске һәм яңа уңышның татлы җимешләре белән тулы;
аларның барысын сиңа дип сакладым мин, мәгъшукым минем!
Copyright information for TatIBT15