Song of Solomon 8
1Әй, бер ана сөтен имеп үскәнбертуган абыем булсаң идең син!
Шул чакта урамда очраткач,
кочып-үбеп алыр идем сине,
һәм моның өчен һичкем минем йөземне каралтмас иде.
2Култыклап алыр идем дә
әнкәм йортына алып кайтыр идем.
Яратырга өйрәтер идең син мине,
ә мин сине татлы шәраб белән,
анар алмамның ширбәте белән сыйлар идем.
3Аның сул беләге минем баш астында,
ә уң кулы мине иркәли.
4И Иерусалим кызлары!
Ялынып-ялварып сорыйм сездән:
үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең,
борчымагыз аның йокысын!
Тугызынчы җыр
Күмәк җыр 5Кем ул чүл ягыннанмәгъшукына сыенып атлап килә?
Мәгъшука Алма агачы төбендә яткан җиреңнән уяттым мин сине, мәгъшукым;
әнкәң сине шунда дөньяга китергән,
шунда тапкан сине.
6Йөрәгеңә мөһер итеп басып куй син мине,
кулыңа тамга итеп каеп куй.
Сөю – әҗәлдәй көчледер,
көнчелек – үлеләр дөньясы кебек рәхимсездер;
дөрләп янган ут ул,
уклары ялкын кебектер.
7Сөюне ташкыннар да сүндерә алмый,
дәрьялар да күмеп китә алмый аны.
Кем дә булса берәү сөю хакына
йортындагы бар байлыгын бирәм дисә дә,
көлкегә генә калыр иде.
Кушымталар
Кызның абыйлары 8Безнең кечкенә бер сеңлебез бар,әле күкрәкләре дә үсмәгән аның.
Ярәшергә диеп килсәләр,
нишләтербез ул сеңлебезне?
9Әгәр ул дивар булса,
өстенә көмештән манара торгызыр идек;
ә инде капка булса,
аны эрбет такталары белән тышлар идек.
Мәгъшука 10Мин – дивар,
күкрәкләрем дә манарадай калку.
Мин аның каршында
күңел тынычлыгы бирүче бер кыз булып пәйда булырмын.
Мәгъшук 11Сөләйман патшаның Багал-Һамунда йөзем бакчасы бар иде.
Бакчасын ул йөзем үстерүчеләргә бирде;
җимеш җыйган өчен, аларның һәммәсе
меңәр көмеш түләп торырга тиеш булды.
12Ә минем йөзем бакчасы – үзем белән.
Мең көмеш – сиңа, Сөләйман,
ә ике йөзе – йөзем үстерүчеләргә.
13Бакча кызы! Дусларым синең тавышыңны бирелеп тыңлыйлар,
минем дә сине тыңлыйсым килә.
Мәгъшука 14Ашык син, мәгъшукым!
Җәйрандай яки яшь боландай,
хуш исле яшеллекләр каплаган таулар буйлап чап син!
Copyright information for
TatIBT15