Titus 1
1Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә алып барырга дип җибәрелдем мин. 2Бу иман һәм хакыйкатьне танып белү – дөнья яратылганчы ук Аллаһы безгә вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өметләндерә, ә Ул беркайчан да ялганламый. 3Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул Үзенең бу хәбәрен игълан итте. 4Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын углым Титуска Ата Аллаһы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.Титусның Крит утравындагы вазифалары
5Төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү һәм барлык шәһәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренең өлкәннәрен билгеләү өчен, сине Критта калдырдым. 6Бердәмлекнең өлкәне гаепсез, бер генә хатынның ире булырга тиеш. Балалары исә иман итүчеләр, бозыклык яки буйсынмаучылыкта шелтәдән азат булырга тиеш. 7Бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш бит. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел, 8бәлки кунакчыл, яхшылык сөючән, төпле, гадел, диндар, үз-үзен тота белүче булырга тиеш. 9Башкаларны төпле тәгълимат белән үгетли һәм әлеге тәгълиматка каршыларны кире кага алсын өчен, шул тәгълиматка туры килгән ышанычлы сүзне тотарга тиеш.Ялган укытучыларны фаш итү
10Буйсынмаучан, такылдык һәм ялганчы кешеләр бигрәк тә сөннәтле иярченнәр арасында күп. 11Авызларын ябарга мәҗбүр итәргә кирәк аларны, чөнки хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны өйрәтеп, бер бөтен гаиләләрне җимерәләр. 12Араларыннан берәү, аларның бер акыл иясе: «Критлылар – һәрвакыт алдакчы, явыз ерткычлар, ялкау һәм гуҗлар», – дигән. 13– 14Бу шаһитлык хак. Шуңа күрә төпле иманны тотсыннар һәм яһүдиләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар өчен, аларны бик нык шелтәлә. 15Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык. 16Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аңардан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәртөрле игелекле эш өчен файдасыз.
Copyright information for
TatIBT15