Titus 2
Иман итүчеләр бердәмлеге өчен кагыйдәләр
1Әмма син төпле тәгълиматка туры килгәннәрне генә өйрәт. 2Өлкән яшьтәге ир-атларга җиткер: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле булырга һәм иман итү, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш. 3Шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызларга да җиткер: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә, бәлки башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш. 4– 5Аллаһы сүзенә хурлык килмәсен өчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле, саф, яхшы хуҗабикә һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтергә тиеш. 6Шул рәвешчә, егетләргә дә төпле булырга нәсыйхәт бир. 7Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Өйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул; 8каршы торучылар безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын өчен, сөйләмең кире какмаслык дөрес булсын. 9Колларга нәсыйхәт бир: бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, алар белән бәхәсләшмәсеннәр, 10урлашмасыннар, бәлки үзләренең һәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Шулай итеп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматына һәрнәрсәдә дан китерерләр.Аллаһының мәрхәмәте
11Һәр кешегә дә Аллаһының котылу алып килүче мәрхәмәте ачылган бит. 12Әлеге бәрәкәт, алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә өйрәтә. 13Шул ук вакытта без бәхетле өметебез чынга ашуын – бөек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шөһрәте килүен көтәбез. 14Безне барлык ялганнан йолып алу һәм пакьләндерү өчен, Мәсих Үзен корбан итте. Пакьләндереп, Ул безне яхшылык кылырга ашкынып торучы Үз халкы итәргә теләде. 15Моның һәммәсен бар хакимлегең белән сөйлә, үгетлә һәм фаш ит. Сиңа беркем дә түбәнсетеп карамасын.
Copyright information for
TatIBT15