‏ Titus 3

Иман итүченең яхшы гамәлләре

1Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшкә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә төшер. 2Аларны шулай ук беркемне дә яманламаска, бәйләнчек булмаска, әмма бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, йомшак күңелле булырга өйрәт. 3Чөнки кайчандыр без дә тинтәк, тыңлаусыз, алданган, төрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында идек; без тормышыбызны явызлыкта һәм көнчелектә үткәрдек; безгә нәфрәтләнделәр, һәм без дә бер-беребезгә нәфрәтләндек. 4Әмма Коткаручыбыз Аллаһы Үзенең игелеклелеген һәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәтеп, 5безне коткарды. Ул моны кылган тәкъва эшләребез өчен түгел, ә Үз шәфкате белән эшләде. Гөнаһларыбызны юып, безне коткарды, без яңадан тудык һәм Изге Рух аша яңа тормыш кабул иттек. 6 7Аның мәрхәмәте белән акланып, үзебез өметләнгән мәңгелек тормыш варислары булу өчен, Аллаһы бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды.

8Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын. Болар һәммәсе яхшы һәм кешеләр өчен файдалы. 9Ә буш сүз көрәштерүләр, шәҗәрәләр һәм Канун турындагы бәхәс һәм ызгыш-талаштан читләш, чөнки алар файдасыз һәм мәгънәсез. 10Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын. 11Андый кеше бозык, һәм ул гөнаһ кыла, шуның белән үз-үзен хөкемгә дучар итүен син беләсең.

Шәхси киңәшләр һәм үтенечләр

12Мин яныңа Әртимәс яки Тухикне җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзең минем янга Никәполискә килү өчен, бөтен көчеңне куй, чөнки кышны анда чыгарга уйлыйм. 13Канунчы Зинәс һәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә. 14Безнең кешеләр дә, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын өчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга өйрәнсеннәр, шунда аларның тормышы файдасыз булмас.

15Янымдагыларның һәммәсе дә сине сәламли. Безне яратучы имандашларның барысына да сәлам тапшыр. Мәрхәмәт сезнең барыгыз белән дә булсын.

Copyright information for TatIBT15