Zechariah 1
Тәүбәгә чакыру
1Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның сигезенче аенда Раббы сүзе килеп иреште: 2– Ата-бабаларыгызга Раббының бик нык ачуы чыкты. 3Шуңа күрә халыкка син, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Миңа кайтыгыз, һәм Мин сезгә йөзем белән борылырмын. 4Ата-бабаларыгыз кебек булмагыз. Пәйгамбәрләр аларга әйтә килделәр: „Күкләр Хуҗасы Раббы: ‘Җинаятьчел юлыгыздан чыгыгыз, явыз гамәлләр кылудан туктагыз!’ – дип кисәтә сезне“. Ләкин ата-бабаларыгыз тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар. – 5Кайда хәзер сезнең ата-бабаларыгыз? Ул пәйгамбәрләр кайда? Әллә алар мәңгелекме?! 6Минем колларым булган пәйгамбәрләр аша биргән әмерләрем вә сүзләрем ата-бабаларыгыз башына төште түгелме?! Әнә шуннан соң алар, тәүбәгә килеп: „Тоткан юлыбызга, гамәлләребезгә карап, Күкләр Хуҗасы Раббы безгә ни кылырга ниятләсә, нәкъ шуны эшләде“, – диделәр».Зәкәриягә иңгән беренче күренеш: җайдаклар
7Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның унберенче (Шебат) аенда, айның егерме дүртенче көнендә Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште. Зәкәрия әйтте: 8– Төнлә миңа бер күренеш иңде: менә, җирән атка атланган бер ир үзәнлектәге мәрсид ▼▼ Мәрсид – мирт.
куаклары арасында тора, ә аның артында җирән, кызгылт көрән вә ак атларга атланган җайдаклар шәйләнә. 9Мин: «Әй хуҗа-әфәндем, нәрсәне аңлата инде бу?» – дип сорадым. «Нәрсәне аңлатканын мин сиңа күрсәтермен», – диде миңа шунда бер фәрештә. 10Мәрсид куаклары арасында торган теге ир: «Җирне карап чыгар өчен, аларны Раббы җибәргән», – дип җавап бирде. 11Шуннан теге җайдаклар мәрсид куаклары арасында басып торган Раббы фәрештәсенә: «Без җирне әйләнеп-карап чыктык, бөтен җирдә иминлек вә тынычлык», – дип әйттеләр. 12Раббы фәрештәсе: «И Күкләр Хуҗасы Раббы! Кайчангача Син Иерусалимгә һәм Яһүдә шәһәрләренә шулай мәрхәмәтсез булырсың икән? Син инде җитмеш ел буена аларга ачу тотасың», – диде. 13Моңа җавап итеп, минем белән сөйләшкән фәрештәне Раббы ягымлы сүзләр белән юатты. 14Шуннан соң минем белән сөйләшкән фәрештә болай диде: «Әнә шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Иерусалим белән Сион өчен җаным әрни, 15ә менә иминлектә яшәүче чит халыкларга ачуым зур, чөнки Үз халкыма җиңелчә генә сабак биргәндә, теге халыклар Минем халкымның газабын арттыра гына төштеләр“. 16Шуңа күрә Раббы болай ди: „Мин Иерусалимгә рәхим-шәфкать белән кайтам; анда Минем йортым салыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – Иерусалим буйлап җир үлчи торган бау сузылачак“. 17Тагын шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Минем шәһәрләремә кабат бәрәкәт киләчәк, Сионны юатып, Иерусалимне яңадан Үз шәһәрем дип игълан итәчәкмен“». Зәкәриягә иңгән икенче күренеш: дүрт мөгез һәм дүрт тимерче
18Шуннан соң мин күзләремне күтәреп карадым һәм дүрт мөгез күрдем! 19Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Нәрсә аңлата бу?» – дип сорадым. Ул миңа: «Болар Яһүдәне, Исраил вә Иерусалимне төрле тарафларга тузгыткан мөгезләр», – диде. 20Аннары Раббы миңа дүрт тимерчене күрсәтте. 21«Алар биредә нәрсә эшләргә җыена?» – дип сорадым мин. Ул: «Һичкем башын күтәрмәслек итеп, Яһүдәне тузгыткан мөгезләрне куркытырга килгән тимерчеләр бу. Яһүдәгә каршы күтәрелгән халыкларның мөгезләрен бәреп төшерергә җыена алар», – дип җавап бирде.
Copyright information for
TatIBT15