Zechariah 12
Иерусалимнең тантана итүе
1Раббыдан иңгән вәхи. Күкләрне бар иткән, җирне яраткан, кешегә рух салган Раббы Исраил турында болай дип белдерә: 2– Менә, Мин Иерусалимне тирә-юньдәге барлык халыклар өчен исерткеч касә итәчәкмен. Иерусалим дә, Яһүдә дә камалышта калгач, 3Иерусалимгә каршы җыелып килгән барча дөнья халкы өчен бу шәһәрне Мин авыр таш итәчәкмен: аны күтәрергә тырышучыларның эче өзелер. 4Ул көнне дошман атларын куркудан тилертәчәкмен, җайдакларын акылдан яздырачакмын, – дип белдерә Раббы. – Яһүдә йортына күзләрем ачык булачак, ә халыкларның атларын сукырайтачакмын. 5Шул чагында Яһүдә түрәләре: «Иерусалим халкы хакына көчле без, чөнки аларга Аллалары – Күкләр Хуҗасы Раббы көч бирә», – диячәк. 6Ул көнне Мин Яһүдә түрәләрен урман эчендәге ялкын, иген көлтәләре арасындагы чыраг кебек итәчәкмен. Ут уң яктан да, сул яктан да тирә-юньдәге бар халыкларны ялмап алачак, ә Иерусалим үз урынында торып калачак. 7Давыт йорты һәм Иерусалимдә яшәүчеләр Яһүдә иленнән өстенрәк булмасын өчен, Мин башта Яһүдә халкының торакларын коткарачакмын. 8Ул көнне Мин, Раббы, Иерусалимдә яшәүчеләрне яклаячакмын, һәм аларның иң көчсезе дә ул көнне Давыт кебек гайрәтле булачак, ә Давыт йорты алар алдыннан баручы Аллаһы яки Раббы фәрештәсе сыман булачак. 9Ул көнне Мин Иерусалимгә һөҗүм итүче барча халыкларны юк итәчәкмен.Кадап үтерелгән зат өчен кайгыру
10Ә Давыт йортына вә Иерусалимдә яшәүчеләргә миһербанлык вә гыйбадәт рухы яудырырмын, һәм алар, үзләре чәнчегән затка – миңа карап, бердәнбер балалары үлгәндәге сыман кайгырырлар, беренче угыллары үлгәндәге сыман үкереп еларлар. 11Ул көнне, Мегиддо үзәнендәге Һадад-Риммунда елаган сыман, Иерусалимдә бик нык елаячаклар. 12– 13Һәр гаилә зур кайгыда булачак: Давыт, Натан, Леви, Шимгый йорты ирләре һәркайсы үзалдына, хатыннары да һәркайсы үзалдына ачы күз яшьләре түгәчәк. 14Калган барлык гаилә-йортлар – ирләре үзалдына, хатыннары үзалдына ачыргаланып елаячак.
Copyright information for
TatIBT15