‏ Zechariah 2

Зәкәриягә иңгән өченче күренеш: җир үлчи торган бау

1Шуннан соң мин кабат күзләремне күтәреп карадым һәм җир үлчи торган бау тоткан бер ирне күрдем! 2Мин аңардан: «Кая барасың?» – дип сорадым. Ул: «Иңе-буе күпме икәнен белер өчен, Иерусалимне үлчәргә барам», – дип җавап бирде.

3Минем белән сөйләшкән фәрештә шунда алга таба атлады, ә икенче бер фәрештә, аның каршысына чыгып, 4 5болай диде: «Бар, йөгер, теге егеткә Раббы сүзен җиткер: „Халкының вә мал-туарының күплеге аркасында Иерусалим диварсыз булачак. Иерусалим тирәли Мин Үзем утлы дивар кебек торырмын һәм шөһрәтемнең балкышы шәһәрнең үзендә булыр“».

Раббының сөргенчеләргә мөрәҗәгате

6– Мин сезне, җил кебек, дүрт тарафка тузгыткан идем. Качыгыз, китегез төньяк иленнән! – дип белдерә Раббы. 7– Әй Сион-кыз
Сион-кыз – ягъни Иерусалим.
, Бабилдән качып котылырга ашык!

8Сезне талаган халыклар янына шөһрәтле Күкләр Хуҗасы Раббы мине җибәрде, чөнки сезгә кагылган зат Аның күз карасына кагылган саналадыр. 9Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә:

– Менә, Мин аларга кулымны күтәрәм, һәм алар үз колларының табышына әйләнәчәк.

Шул чагында сез Күкләр Хуҗасы Раббы тарафыннан җибәрелүемне белерсез.

10– Шатлан һәм күңел ач, Сион-кыз! Чөнки Мин, синең янга килеп, синең халкың арасында калачакмын, – дип белдерә Раббы.

11Ул көнне Раббыга бик күп халык килеп кушылачак, һәм алар Аның халкына әйләнәчәк. Раббы сезнең арада яшәп калачак, һәм сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.

12Раббы Яһүдәне изге җирдәге Үз өлеше итеп биләмәгә алыр һәм Иерусалимне яңадан Үз шәһәре дип игълан итәр. 13Раббы алдында һәртөрле җан иясе дәшми торсын! Чөнки Ул Үзенең изге урыныннан кузгала.

Copyright information for TatIBT15