Zechariah 5
Зәкәриягә иңгән алтынчы күренеш: очып баручы кулъязма төргәге
1Шуннан соң мин тагын, күзләремне күтәреп, югары карадым һәм очып баручы кулъязма төргәген күрдем! 2Фәрештә миннән: «Ни күрәсең?» – дип сорады. «Очып баручы төргәк күрәм, аның озынлыгы – егерме, ә киңлеге – ун терсәк ▼▼ Терсәк – 45 см.
», – дидем. 3Ул: «Бу – бөтен җир йөзенә җибәрелгән ләгънәт. Төргәкнең бер ягында язылганча, урлашкан һәр кеше юк ителәчәк; төргәкнең икенче ягында язылганча, ялган ант бирүченең һәрберсе шулай ук юк ителәчәк. 4Күкләр Хуҗасы Раббы әнә шуны белдерә: „Әлеге ләгънәтне Мин җибәрдем; караклар вә, Минем исемне телгә алып, ялган ант бирүчеләр йортына барып ирешәчәк ул. Шунда калып, йортларын – агачмы ул, ташмы – җимереп бетерәчәк“», – диде. Зәкәриягә иңгән җиденче күренеш: үлчәү кәрзинендәге хатын
5Бая минем белән сөйләшкән фәрештә, алга атлап, миңа: «Күзләреңне күтәреп кара әле, нәрсә чыгып килә анда?» – диде. 6«Ни-нәрсә ул?» – дип сорадым мин. «Үлчәү кәрзине, – дип җавап бирде ул, аннары, – җирдәге бар халыкның гөнаһы белән тулы ул», – дип өстәде. 7Шулвакыт үлчәү кәрзине өстендәге кургаш капкач күтәрелде, һәм аның эчендә утыручы бер хатын күренде! 8Фәрештә: «Бу хатын – бозыклыкның үзе», – дип, аны яңадан үлчәү кәрзине эченә төртеп кертте дә кургаш капкачны томалап куйды. 9Шуннан мин күзләремне югары күтәрдем һәм ике хатынны күреп алдым. Аларның ләкләкнеке сыман канатларын җил уйната иде. Хатыннар үлчәү кәрзинен эләктереп алдылар да күк белән җир арасыннан очыртып алып киттеләр. 10Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Кая алып киттеләр алар кәрзинне?» – дип сорадым. 11Ул миңа: «Шинар җирендә әлеге хатынга багышлап йорт төзер өчен, аны шунда алып киттеләр. Йорт әзер булгач, үлчәү кәрзинен шунда урнаштырачаклар», – дип җавап бирде.
Copyright information for
TatIBT15