‏ Zechariah 8

Иерусалимнең яңаруы турында

1Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:

2– Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: «Сион өчен җаным әрни, шуңа күрә аның дошманнарына ачуым үтә көчле».

3Раббы болай ди:

– Мин, яңадан Сионга кайтып, Иерусалимдә яшәячәкмен; Иерусалим – тугрылык шәһәре, һәм Күкләр Хуҗасы Раббының тавы Изге тау дип аталачак.

4Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә:

– Картлар, карчыклар, кулларына таякларын тотып, яңадан Иерусалим урамнарына чыгып утыра башлаячак.
5Шәһәр урамнарын тутырып, малайлар вә кызлар уйнап йөриячәк.

6Күкләр Хуҗасы Раббы:

– Исән калган халыкка шушы хәл гаҗәп булып тоелса да, Минем өчен гаҗәп түгел бу, – дип белдерә.

7Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:

– Менә, Мин Үземнең халкымны көнчыгыш иленнән вә көнбатыш иленнән коткарам,
8аларны Иерусалимгә кайтарам, алар анда Минем халкым булып яшәр, ә Мин аларга тугрылыклы вә хак Аллаһы булырмын.

9Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә:

– Күкләр Хуҗасы Раббы йортына нигез салынган бүгенге көндә пәйгамбәрләрнең сүзләрен тыңлап торучылар, Изге йортны тергезү өчен, кулларыгызны ныгытыгыз!
10Бу көнгә кадәр эшчеләр ялларга, хайван ашатырга беркемнең хәленнән килмәде, килгән-киткән кешегә дә дошманнары тынгылык бирмәде, чөнки Мин барлык кешеләрне бер-берсенә каршы котырттым. 11Әмма исән калган халыкка Мин инде элеккечә карамам, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – 12Кешеләр тынычлап ашлык чәчәрләр, йөзем агачында җимеш өлгерер, җир исә уңышын бирер, күкләр яңгырын яудырыр – Мин боларның һәммәсен исән калган халыкка мирас итеп тапшырырмын. 13Башка халыкларда каргау сүзе булып телгә алынган Исраил вә Яһүдә! Мин сезне коткарырмын, һәм сез хәер-фатиханың үзе булырсыз. Курыкмагыз, кулларыгыз нык булсын!

14Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә:

– Ата-бабаларыгыз ачуымны чыгарган чакта, аларны һич кызганмый җәзага тарттым, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, –
15әмма бу көннәрдә исә Иерусалимгә вә Яһүдә йортына игелек күрсәтергә хәл иттем. Курыкмагыз! 16Сез менә нәрсәләр эшләргә тиеш: бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, капка мәйданында хөкем чыгарганда, хакыйкатькә, иминлеккә омтылыгыз. 17Берегез дә якынына явызлык сакламасын, ялган антлар бирмәсен, чөнки Мин боларның һәммәсен күрәлмыйм, – дип белдерә Раббы.

18Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:

19– Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Дүртенче ай уразасы, бишенче, җиденче вә унынчы ай уразасы Яһүдә йортында шатлык тулы, күңелле, якты бәйрәмнәргә әйләнәчәк. Шуңа күрә хакыйкать вә тынычлыкны яратыгыз!»

20Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә:

– Төрле халыклардан, төрле шәһәрләрдән бирегә тагын күп кешеләр килер.
21Бер шәһәр кешеләре, икенче шәһәргә килеп: «Әйдәгез, Раббының йөз нурын эзлик, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзлик!» – дияр; һәркем: «Мин дә барам!» – дип җавап бирер. 22Күкләр Хуҗасы Раббының йөз нурын эзләп, төрле кавемнәр вә көчле халыклар Иерусалимгә дога кылырга килер.

23Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә:

– Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче халыклардан ун кеше, бер яһүдинең итәгенә ябышып: «Без синең белән барабыз! Чөнки Аллаһының синең яклы булуын ишеттек», – дияр.

Copyright information for TatIBT15