Zechariah 9
Исраил дошманнарын хөкем итү
1Раббыдан иңгән вәхи ▼▼ Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр.
:«Раббының сүзе Хәдрәк җирендә һәм Дәмәшкътә үтәлер.
Чыннан да, кешеләрнең һәм бөтен Исраил ыругларының
күзе Раббыга төбәлгән.
2Хәдрәккә чиктәш Хаматның күзе,
үзләрен зирәк санаган халыклар –
Сур белән Сидунның күзләре дә Раббыга төбәлгән.
3Сур үзен ныгытма итеп төзеде,
җыйган көмеше – тузандай,
алтыны урам пычрагыдай күп булды.
4Менә, Хуҗа-Хаким аның мөлкәтен тартып алыр,
байлыгын диңгезгә ыргытыр,
ә ул үзе утта янар.
5Моны күреп, Ашкылун-каланың коты очар,
Газа шәһәре дә газаплардан әрнер,
алар белән бергә Экрон каласы да өметен өзәр.
Газа – патшасыз, Ашкылун исә кешесез калыр.
6Ашдодта катнаш никахтан туган балалар яшәр.
Пелештиләрнең тәкәбберлеген сындырырмын Мин,
7авызларыннан канлы итне чыгарырмын,
тешләреннән хәрәм ризыкны тартып алырмын.
Исән калганнар, Яһүдә кабиләләренең берсе кебек, Минеке булыр.
Экрон исә явүсиләргә ▼
▼ Карагыз: «II Патшалар», 5:6-9.
охшап калыр.8Үземнең ил-йортымны Мин яклаячакмын,
дошман чирүе аның аша уза алмас.
Инде аларга халкымны изәргә ирек бирмәм.
Мин моны Үзем күзәтеп торачакмын».
Иерусалимгә патша килү
9«Шатлан, Сион-кыз,тантана ит, Иерусалим-кыз!
Менә, яныңа тәкъва һәм җиңүче патшаң килә;
ул – тыйнак-күндәм,
ишәккә – ана ишәкнең баласына атланып килә.
10Эфраимдәге сугыш арбаларын,
Иерусалимдәге атларны ул юк итәр;
сугыш җәяләре дә сынар.
Халыкларга ул иминлек игълан итәр,
аның хакимлеге бер диңгездән икенче диңгезгә,
елгадан ▼
▼ Елга – биредә Фырат елгасы күздә тотыла.
җир читенә кадәр таралыр».Раббы халкының яңадан тууы
11«Сиңа килгәндә, Сион-кыз,икебезнең арада корбанлык каны белән беркетелгән килешү хакына
тоткыннарыңны сусыз чокырдан чыгарырмын.
12Өметләрен югалтмаган тоткыннар,
инде үз ныгытмагызга кайтыгыз;
бүген Мин сиңа, Сион-кыз,
күргән газапларың өчен икеләтә фатиха бирәчәкмен.
13Яһүдәне җәядәй тартачакмын,
Эфраимне ук итәчәкмен;
синең угылларыңны, Сион,
Яван ▼
▼ Яван – Грециянең борынгы атамасы.
угылларына каршы күтәрәчәкмен,сугышчының кылычы сыман итәчәкмен.
14Югарыдан торып, Раббы Үз халкын яклар –
яшен кебек очып чыгар угы Аның;
Хуҗа-Раббы быргысын кычкыртыр,
көньяк тарафтан өермә булып килер.
15Күкләр Хуҗасы Раббы, Үз халкын яклап,
таш атучыларны тар-мар итәр, таптап китәр.
Менә, Аның халкы шәраб эчеп исергәндәй шау-гөр килер,
корбанлык малның каны белән тулган касә сыман булыр,
мәзбәхнең почмаклары сыман канга манчылыр.
16Ул көнне Раббы Алла Үз халкын коткарыр,
сарык көткәндәй, аларны әйдәп йөрер –
таҗдагы асылташлар кебек ялтырар алар Аның җирендә.
17Нинди гүзәл, күркәм булыр алар!
Икмәк егетләргә көч өстәр,
шәраб кызларның күңелен күтәрер».
Copyright information for
TatIBT15