‏ Zechariah 10

Яһүдәнең дошманнан арынуы

1«Язын, яңгыр сорап, Раббыга ялварыгыз:
яшенле болытларны Раббы куып китерә,
мул итеп яңгырны Ул яудыра,
һәркемнең басуында иген үстерә.

2Йортларыгыздагы пот-сыннар сезне алдый,
күрәзәчеләр буш нәрсәләр күрә,
ялган төшләр сөйли,
юк нәрсәләр белән кешеләрне юата.
Шунлыктан кешеләр адашкан сарыклар сыман каңгырып йөри,
көтүчесез интегә.

3Раббы әнә шуны белдерә:
„Көтүчеләргә ачуым чыкты Минем,
көтүне әйдәп баручыларга җәза бирәчәкмен,
чөнки Мин Үз көтүемне – Яһүдә йортын кайгыртам.
Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы,
аны Үземнең горур сугыш аты итәчәкмен.
4Нигез ташы да, чатыр өчен казык та,
сугышу өчен җәя дә – хакимнәрнең һәммәсе Яһүдәдән булыр.
5Бергә чакта алар сугыштагы каһарманнар кебек;
дошманнарын урам пычрагына салып таптар.
Көрәшләрдә алар дошман җайдакларын мәсхәрәгә калдырыр,
чөнки Мин, Раббы, алар яклыдыр.
6Яһүдә ил-йортын Мин ныгытачакмын,
Йосыф йортын коткарачакмын;
аларны илләренә кайтарачакмын,
чөнки Мин аларны бик тә кызгандым.
Мин бу халыктан беркайчан да баш тартмаган кебек булыр,
Мин бит аларның Раббы Алласы – алар гозеренә колак салучы.
7Эфраимнәр яугирләр
Яугир – сугышчы.
сыман булыр,
шәраб эчкәндәй, йөрәкләре дәрт белән тулыр;
угыллары моны күреп шатланыр,
Раббыга багланган күңелләре сөенер.
8Мин, ым кагып, аларны бергә җыярмын,
чөнки аларны Мин йолып алдым,
һәм алар әүвәлгечә күп санлы халык булыр.
9Халыклар арасына таратсам да,
алар Мине ерак илләрдә онытмаслар,
үзләре вә балалары исән калып,
ил-суларына әйләнеп кайтырлар.
10Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарырмын,
Ашшурдан җыеп алырмын,
Гилыгадта вә Ливанда туплармын – аларга анда хәтта урын җитмәс.
11Алар хафа диңгезе аша үткәндә, ашкын дулкыннар тынып калыр,
Нил елгасының тирән сулары кибеп бетәр.
Тәкәббер Ашшур хурлыкка калыр,
Мисыр, көчен җуеп, хакимлек таягыннан мәхрүм булыр.
12Мин Үз халкымны ныгытырмын,
һәм алар Минем исемгә лаек гомер кичерерләр“, – ди Раббы».
Copyright information for TatIBT15