Zechariah 11
1«Ач капкаларыңны, Ливан,эрбет агачларыңны ут ашасын!
2Әй кипарис, үкереп ела,
чөнки эрбет агачы ауды,
мәгърур агачлар харап булды;
үкереп елагыз, Башан имәннәре,
чөнки үтеп йөрмәслек урманнар киселде.
3Көтүчеләрнең үкереп елавы ишетелә,
чөнки аларның мул көтүлекләре үләнсез калды.
Яшь арысланнар үкерүе ишетелә,
чөнки Үрдүннең куе урманнары бүтән юк инде».
Ике көтүче
4Раббы Аллам болай дип әйтә: – Чалынырга тиешле сарыкларга көтүче бул. 5Сатып алучылар аларны үтерәләр, ләкин җәзасыз калалар; сатучылар исә, Раббыга шөкер, мин баедым, диләр; хәтта көтүчеләр дә үз сарыкларын кызганмый. 6Мин дә моннан ары бу җирдә яшәүчеләрне кызганмаячакмын, – дип белдерә Раббы. – Менә, Мин һәркемне үз якынының вә үз патшасының кулына тапшырам, һәм алар бу җирне вәйран итәчәк, Мин исә беркемне дә коткармаячакмын. 7Мине сарык сатучы сәүдәгәрләр яллады – аларның чалырга тәгаенләнгән сарыкларын көттем мин. Үземә ике таяк алып, берсен – «мәрхәмәт», ә икенчесен «бердәмлек» дип атадым һәм сарыкларны көтә башладым. 8Бер айда мин өч көтүчене куып җибәрдем. Көтү мине күрәлмас булды, мин дә алардан арыдым һәм: 9– Моннан ары мин сезнең көтүчегез түгел, үләселәре – үлсен, һәлак булучылары – һәлак булсын, калганнары исә бер-берсен ашасын, – дидем. 10Шуннан соң мин «мәрхәмәт» таягын алдым һәм аны урталай сындырдым, барлык халыклар белән Раббы төзегән килешү, шулай итеп, юкка чыкты. 11Килешү шул көнне үк юк ителде; мине күзәтеп торган сарык сатучы сәүдәгәрләр моның Раббы ихтыяры белән эшләнүен аңладылар. 12Мин аларга: – Телисез икән, эш хакын түләгез, теләмисез икән – кирәкми, – дидем. Һәм алар миңа нибары утыз данә көмеш бирделәр. 13Раббы миңа: – Бу көмешне Раббы йортының хәзинә саклагычына сал, – диде. Мин, алар биргән югары бәяне – утыз данә көмешне алып, Раббы йортының хәзинә саклагычына салдым. 14Шуннан соң мин, Яһүдә белән Исраил арасындагы кардәшлекне бетерү өчен, икенче таякны – «бердәмлек» дигәнен сындырдым. 15Раббы миңа: – Хәзер инде алама бер көтүче хезмәтен башкар, – диде. – 16Шулай итеп, Мин бу җиргә адашканны эзләмәгән, яраланганны дәваламаган, сәламәтен карамаган, ә бәлки симез сарык ите ашап өйрәнгән, сөякләреннән башка бернәрсәсен калдырмаган көтүчене куям. 17Көтүен ташлап киткән алама көтүчегә – кайгы!Аның кулын вә уң күзен кылыч харап итсен!
Кулы бөтенләй корып төшсен,
уң күзе һични күрмәс булсын!
Copyright information for
TatIBT15