‏ Zechariah 3

Зәкәриягә иңгән дүртенче күренеш: баш рухани Ешуаның киеме

1Аннары ул миңа Раббы фәрештәсе каршындагы баш рухани Ешуаны һәм, аны гаепләр өчен, аның уң ягында басып торган шайтанны күрсәтте. 2Раббы шайтанга әйтте: «Раббы гаепләүдән туктатыр сине, шайтан! Әйе, Иерусалимне сайлаган Раббы туктатыр сине! Бу ир ут-ялкын эченнән тартып алынган кисәү сыман булган бит!»

3Фәрештә алдындагы Ешуа пычрак киемнәрдән иде. 4Әлеге фәрештә үз каршында басып торганнарга: «Өстендәге пычрак киемнәрен салдырып алыгыз», – диде. Ешуага исә: «Күрәсеңме: Мин синең гаебеңне алып ташладым, хәзер сиңа бәйрәм киемнәре кидерәм», – диде. 5Мин: «Чиста баш киеме бирегез аңа», – дидем. Аңа чиста баш киеме һәм яңа өс киеме кидерделәр. Раббы фәрештәсе исә янәшәдә басып торды.

6Раббы фәрештәсе, Ешуага үгет-нәсыйхәт биреп, болай диде: 7«Күкләр Хуҗасы Раббы: „Әгәр син, Минем юллардан йөреп, кагыйдәләремне үтәсәң, Минем йортым белән идарә итәрсең, Минем ишегалларымны күзәтерсең, – ди. – Шул чагында, биредә торганнар Миңа мөрәҗәгать иткән кебек, син дә Миңа мөрәҗәгать итә алырсың. 8Тыңлагыз, әй баш рухани Ешуа һәм каршыңда утырган фикердәшләрең, сез – булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр
…булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: билге.
: Мин Үземнең колымны – Үсентемне
Үсенте – карагыз: «Иремия», 23:5.
алып киләм.
9Менә, Ешуа алдына Мин җиде күзле таш куям, аны чокып, язу язам һәм бу җирнең бөтен гөнаһын бер көндә юкка чыгарам, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 10– Шул көнне сез бер-берегезне үзегезнең йөзем вә инҗир агачы төбендә ял итәргә чакырырсыз“, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы».

Copyright information for TatIBT15