‏ Zechariah 4

Зәкәриягә иңгән бишенче күренеш: алтын шәмдәл һәм ике зәйтүн агачы

1Шуннан Минем белән сөйләшкән фәрештә, кире әйләнеп килеп, йоклаган кешене уяткан кебек мине уятты да: 2«Нәрсә күрәсең син?» – дип сорады. Мин, җавап биреп: «Өске өлешендә май салу өчен касәсе булган алтын шәмдәл күрәм. Шәмдәлдә җиде лампа, һәр лампага филтәле җиде көпшә килеп тоташа. 3Касәнең уң һәм сул ягында берешәр зәйтүн ботагы», – дип әйттем. 4Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Нәрсә соң бу, хуҗа-әфәндем?» – дип сорадым. 5Ул: «Син моның нәрсә икәнен белмисеңме?!» – диде. Мин: «Юк, белмим, хуҗа-әфәндем», – дип җавап кайтардым. 6Шуннан ул миңа әйтте: «Күкләр Хуҗасы Раббының Зеруббабелга әйткән сүзе мондыйдыр: „Гаскәр белән дә, көч белән дә түгел, бәлки Минем Рухка таянып уңышка ирешерсең. 7И биек тау, Зеруббабел алдында нәрсә соң син?! Син гап-гади бер тигезлек булып калырсың. ‘Искиткеч, искиткеч!’ дигән авазлар астында Зеруббабел Раббы йортының нигез ташын китереп куяр“».

8Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: 9 10«Зеруббабелның куллары шушы Раббы йортының нигезен салды, шул ук куллар әлеге йортны төзеп тә бетерер. (Шул чагында сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.) Бу көнне башланган эшне кем әһәмиятсез дип исәпләр?! Зеруббабел кулындагы тигезләгечне күреп, кешеләр шатланачак. Раббының җиде күзе җирдәге бар нәрсәне күреп торадыр».

11Шуннан мин фәрештәгә: «Шәмдәлнең уң вә сул ягындагы зәйтүн ботаклары нәрсәне белдерә?» – дип сорау бирдем. 12Аннары янәдән: «Алтын төсендәге май агып чыга торган көпшәләр янында урнашкан ике зәйтүн ботагы нәрсәне белдерә?» – дидем. 13«Син моның нәрсә аңлатуын белмисеңме?!» – диде ул. «Юк, белмим, хуҗа-әфәндем», – дип җавап кайтардым. 14Шуннан ул: «Болар – бар җирнең Хуҗасына хезмәт итәр өчен, май сөртелгән ике зат
Биредә Зеруббабел белән баш рухани Ешуа турында сүз бара дип фаразлана.
», – диде.

Copyright information for TatIBT15