Zechariah 6
Зәкәриягә иңгән сигезенче күренеш: дүрт сугыш арбасы
1Мин кабат күзләремне күтәреп карадым. Менә, ике бакыр тау арасыннан дүрт сугыш арбасы чыгып килә. 2Беренче сугыш арбасына – җирән, икенчесенә – кара-туры, 3өченчесенә – ак, ә дүртенчесенә алмачуар атлар җигелгән булып, алар бөтенесе көчле атлар иде. 4Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Бу атлар нәрсә аңлата, хуҗа-әфәндем?» – дип сорадым. 5Фәрештә: «Болар – бар җирнең Хуҗа-Хаким хозурыннан чыгып килүче күк җилләре, алар дүртәү. 6Кара-туры атлар җигелгән арба – төньяк җиренә, аклары – көнбатышка, ә алмачуарлары көньяк җиренә бара», – дип җавап бирде. 7Әлеге көчле атлар, алга чыгып, җирне карап үтәргә әзерләнделәр. Фәрештә аларга: «Барыгыз, җирне карап чыгыгыз», – диде, һәм алар алга омтылдылар. 8Шунда фәрештә, кычкырып, миңа дәште: «Кара! Төньяк җиренә киткәннәр шул җирләр хакында Минем Рухымны тынычландырды», – диде.Ешуа өчен таҗ ясау
9Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 10– 11– Бабил җиреннән сөргеннән кайткан Хелдай, Тобия һәм Едагыйядән көмеш вә алтын ал да шул ук көнне Сефания углы Йошия йортына бар. Әлеге алтын-көмештән таҗ ясатып, баш рухани Яһосадак углы Ешуаның башына кидер. 12Һәм аңа, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Үсенте ▼▼ Үсенте – 3:8 гә бирелгән искәрмәне карагыз.
исемле ир, тамырдан үсеп чыгып, Раббы йортын төзеячәк, 13мәһабәтлелеккә төренеп, үз тәхетендә хакимлек итәчәк. Тәхете янында рухани да булачак, һәм аның белән тәхет арасында килешү-бердәмлек хөкем сөрәчәк». 14Ә теге таҗ исә, Хелем ▼▼ Хелем – Хелдайның икенче исеме (6:10 ны карагыз).
, Тобия, Едагыйя һәм Сефания углы Хен ▼▼ Хен – Йошиянең икенче исеме (6:10 ны карагыз).
карамагына тапшырылып, ядкәр буларак изге йортта сакланыр. 15Ерактан килгән кешеләр дә Раббы йортын төзүдә катнашыр. Раббы йортын төзегән вакытта, сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез. Раббы Аллагыз әйткәннәрне тырышып башкарсагыз, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр.
Copyright information for
TatIBT15