‏ Zephaniah 1

1Яһүдә җирендә Амон углы Йошия патшалык иткән көннәрдә Хизәкыйя углы Амария тудырган Гедалия углы Күшидән туган Сефаниягә Раббы Үз сүзен җиткерде.

Раббы әзерләгән хөкем

2Раббы болай ди:

«Җир йөзендәге бар нәрсәне юк итәчәкмен!
3Кешеләрне вә хайваннарны,
күктәге кошларны вә диңгездәге балыкларны кырып бетерәчәкмен;
явыз бәндәләрне дә,
кешене абындыра торган нәрсәләрне дә юкка чыгарачакмын,
адәм затын җир йөзеннән себереп түгәчәкмен!» –
дип белдерә Раббы.

Раббының Иерусалимне хөкемгә тартуы

4«Яһүдә вә Иерусалим халкына каршы Мин кул күтәрәмен,
бу җирләрдә илаһ Багалның эзен дә калдырмам,
Раббыдан баш тарткан руханилар белән бергә
каһиннәрнең
Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда).
исемен юк итәрмен, – ди Раббы. –
5Йорт түбәләрендә күк җисемнәренә табынучыларны,
Раббыга сәҗдә кылып, Аның исеме белән
һәм шулай ук Молых илаһының исеме белән да ант итүчеләрне,
6Раббыдан ваз кичкән, Раббыны эзләмәгән,
Аңа сыенмаганнарны юк итәрмен».

7Хуҗа-Раббы алдында һәммәгез тынып калсын,
чөнки Раббы көне якынлашты!
Раббы корбан табынын инде хәстәрләде,
һәм Аның кунаклары пакьләнү йоласын узды.

8«Корбан китергән көнне
Мин, Раббы, түрәләрне вә патша угылларын,
чит халыкларга охшатып киенүчеләрнең барысын җәзалармын.
9Ул көнне бусага аша атлап чыгучыларны
Карагыз: «I Патшалар», 5:1-5.
,
көчләү, алдау юлы белән җыйган малны
хуҗа
…хуҗа… – Яһүд телендә әлеге сүз «илаһлары» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
йортына китерүчеләрне җәзалармын.
10Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, –
Балык капкасы янында – ачынып кычкырган,
шәһәрнең яңа бистәсендә – үкереп елаган тавышлар,
барча калкулыкларда коточкыч гөрелте ишетерсез.
11Шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүчеләр, үкереп елагыз!
Чөнки барлык сәүдәгәрләр һәлак булыр
һәм алыш-биреш итүчеләр һәммәсе кырылып бетәр.
12Ул көнне Мин, бер чыраг алып,
Иерусалимнең бар җирен әйләнеп чыгармын,
„Раббы яхшылык та, яманлык та кыла алмый“дип,
үз-үзләреннән канәгать булып утырган адәмнәргә
җәзасын бирермен.
13Андыйларның бар мөлкәте таланып,
йортлары ташландык бер хәлгә килер.
Аларга үзләре салган йортларда яшәргә,
үзләре үстергән йөземнең шәрабын татырга насыйп булмас».

Раббының бөек көне

14Раббының бөек көне инде якын, бик якын!
Ул көн ашыгып килә.
Раббы көнендә коточкыч тавыш кубачак,
хәтта куркусыз сугышчылар да кычкырып елаячак!
15Раббының ярсуы кайнаган көндер бу.
Кайгы вә газап, бөлгенлек вә җимерелү,
караңгылык вә зольмәт
Зольмәт – караңгылык.
көне,
болыт каплаган кара көн,
16ныгытылган шәһәрләргә вә биек манараларга каршы
сугышка чакырып, быргы кычкырткан көн бу.

17«Раббыга каршы гөнаһ кылган өчен,
кешеләргә Мин бәла-каза җибәрермен,
һәм алар, сукырлар сыман, ары-бире килеп йөрерләр;
каннары җиргә түгелер,
җәсәдләре
Җәсәд – гәүдә.
тирес кебек аунап ятар аларның», – ди Раббы.
18Раббының ачуы кузгалган көнне көмешләре дә,
алтыннары да коткара алмас аларны.
Раббының көнчелек уты бар дөньяны көйдереп ташлар,
җирдә яшәүче барча тереклек иясен Ул
һич көтмәгәндә кырып бетерер.
Copyright information for TatIBT15