Zephaniah 2
Тәүбәгә килергә өндәү
1Әй йөгәнсез халык, җыелыгыз,тизрәк җыйналыгыз!
2Раббының әмере тормышка ашканчы,
көннәр җилгә очкан кибәк сыман узып киткәнче,
Раббының ачы каһәре,
Аның ярсулы көне өстегезгә ябырылганчы,
3Раббыны эзләгез!
И-и шушы илнең тыйнак-карусыз бәндәләре,
Раббы кануннарын үтәүчеләр,
тәкъвалыкка омтылыгыз, күндәм булыгыз!
Шул чагында, бәлки,
Раббының ачуы кузгалган көнне котылып кала алырсыз.
Көнбатыш тарафтагы халыкларга Раббы хөкеме
4Газа шәһәрен ташлап китәчәкләр,Ашкылун бушап калачак,
Ашдод халкы көн уртасында куып чыгарылачак,
Экрон төбе-тамыры белән йолкып алыначак.
5Диңгез буенда урнашкан илнең халкына, керетиләргә – кайгы!
Әй Кәнган, пелештиләр җире,
Раббының сүзе сиңа төбәлгән:
«Мин сине юк итәм, халкыңнан һичкем исән калмаячак!» – ди Ул.
6Диңгез буендагы төбәкләр көтүче чатырлары,
сарык утарлары корылган көтүлек җирләргә әйләнер.
7Бу төбәктә Яһүдә халкының исән калганнары терлекләрен көтәр,
кичләрен Ашкылун шәһәрендәге йортларында йокларга ятар.
Чөнки Раббы Аллалары, аларны кайгыртып,
элеккеге рәхәт-имин тормышларын насыйп итәр.
Мәабиләр вә аммониләргә Раббы чыгарган хөкем
8Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди:«Мәабиләрнең ни рәвешле Минем халкымны мыскыл итүен,
аммониләрнең ни рәвешле хурлавын,
„Җирегезне тартып алабыз“дип масаюларын ишеттем Мин.
9Шуңа күрә Үз Затымнан ант итәм:
мәабиләр иле Сәдүм шәһәре хәленә төшәр,
аммониләр иле Гамура шәһәре сыман булыр:
кычыткан баскан ташландык җиргә,
тоз чокырына әйләнер!
Халкымның исән калганнары, аларны талап,
җирләрен үзләренә милек итеп алыр».
10Тәкәббер булган өчен,
Күкләр Хуҗасы Раббы халкын мәсхәрәләп көлгән,
аларны хурлаган өчен бирелгән җәза бу.
11Раббы аларны куркуга салыр,
җир йөзендәге барлык илаһларны юк итәр.
Диңгез буйларында яшәүче барлык халыклар Раббыга сәҗдә кылыр,
һәрберсе үз йортында Аңа баш ияр.
Көньяктагы вә төньяктагы халыкларга Раббы хөкеме
12Сез дә, хәбәшиләр, Раббы кылычыннан һәлак булырсыз!13Аннары Ул Үзенең кулын төньяк тарафка сузар –
Ашшурны юк итәр:
Ниневә шәһәрен хәрабәгә,
чүл кебек корып кипкән урынга әйләндерер.
14Ул җирдә терлек көтүе һәм төрле җанварлар ял итәргә туктар.
Тирә-якта аунап яткан терәк баганалар арасында
кыр ябалагы вә керпе яшәр,
тәрәзәләрдән кош тавышлары ишетелеп торыр.
Эрбет такталар кубып, бусагалар кибеп җимерелер.
15Хәвеф-хәтәрсез яшәгән, үзалдына масаеп,
«Миңа тиң кала юктыр!» дигән бөек шәһәр әнә шул хәлгә төшәр,
хәрабәгә, кыргый җәнлекләр оясына әверелер!
Аның яныннан узганда,
һәркем кулын селтәп сызгырып куяр.
Copyright information for
TatIBT15